Зур Җиңүнең озын хәтере (хат килде)
Безнең гаиләдә минем әти-әни һәм иремнекеләр ягыннан 13 кеше фронтка киткән, бишесе һәлак булган. Әти «За Отвагу», «За боевые заслуги», «За победу над Германией» медальләре белән бүләкләнгән. Алгы сызыкка сугыш-кирәк яраклары китергәндә сул аягы яралана. Сугыштан кайткач, аның бик тә чатанлаганын һәм йокларга ятар алдыннан аягына нидер сөрткәнен хәтерлим. Бервакыт ярасы шеште, үлекләде һәм әти...